news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чиләбе өлкәсендә Тукайның иҗатына багышланган иң яхшы журналист әсәренә конкурс башланды

Чиләбе өлкәсендә Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган 2019 елгы иң яхшы журналист әсәренә өлкә конкурсы башланды.

Чиләбе өлкәсендә Тукайның иҗатына багышланган иң яхшы журналист әсәренә конкурс башланды
tatar-congress.org

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Чиләбе өлкәсендә Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган 2019 елгы иң яхшы журналист әсәренә өлкә конкурсы башланды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгедә профессиональ журналистлар, шулай ук штаттан тыш авторлар - югары уку йортлары студентлары, 10-11 сыйныф укучылары, көллият укучылары катнаша ала. Җиңүчеләр акчалата премияләр белән бүләкләнә.

Эшләрне 2019 елның 1 апреленә кадәр congresstatar74@gmail.com электрон почтасына конкурс тамгасы белән җибәрү сорала.

Премияләр күләме, гариза формасы һәм конкурсның нигезләмәдәге башка нечкәлекләре турында нигезләмәдән белеп була.

Конкурс шартлары һәм сроклары буенча тулы мәгълүматны +7 (900) 072 07 72, +7 (351) 729-32-78, +7 (912) 796 88 42 телефон номерлар аша белергә мөмкин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100