news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чиләбе өлкәсендә татарлар тарихына бәйле тарихи ядкарь табылган

Галимнәр әсбапларның безнең эрага кадәр Х гасырга караганлыгы турында белдерә.

(Казан, 14 август, "Татар-информ"). Чиләбе өлкәсе Кунашакск районы Уелга күле ярында алтын белән йөгертелгән ат җигү әсбаплары һәм хайван сөякләре табылган. Галимнәр әсбапларның безнең эрага кадәр Х гасырга караганлыгы турында белдерә. Бу турыда Бөтендөнья татарлары конгрессы матбугат хезмәте Чиләбе басмасына сылтама белән яза.

Археологик казулар белән шөгыльләнгән белгечләр фикеренчә, нәкъ әлеге урында Көньяк Урал территориясендә яшәүче халыклар — татар, башкорт, казах һәм венгрларларның тарихы башланган.

Мондый казылмалар төбәктә беренче түгел. Моңа кадәр Сугомакск мәгарәсендә 1000 ел элек кулланылган керамик әсбаплар һәм кеше җирләүгә кагылышлы әйберләр табылган булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot