news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чиләбе өлкәсендә «Нәни тамчылар», «Нәни энҗеләр», «Нәни батырлар» конкурслары финалы узды

27 яшь катнашучы тамашачыларга һәм жюри әгъзаларына үз сәләтләрен күрсәтте.

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Чиләбе өлкә филармониясендә «Нәни тамчылар», «Нәни энҗеләр» һәм «Нәни батырлар» конкурсларының финалы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

27 яшь катнашучы тамашачыларга һәм жюри әгъзаларына проектның 2 аенда өйрәнгәннәрен күрсәттеләр. Балалар җырладылар, биеделәр, туган телдә сөйләштеләр һәм хәтта кечкенә спектакль дә куйдылар. Бу балачак һәм халык традицияләренең якты бәйрәме булды.

Жюри җиңүчеләрне билгеләде. Чиләбе өлкәсенең иң баш батыры булып Мансур Мөхәммәдшин, нәни энҗесе - Русалина Гыйматова, нәни йолдызчык - Искрина Исламова, иң сөйкемле малай булып Илмир Кәлимуллин танылды. 


 

news_right_1
news_right_2
news_bot