news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чиләбе өлкәсендә матәм көне игълан ителде

2 гыйнварда Россия һәм Чиләбе өлкәсе дәүләт әләмнәре төшерелә.

Чиләбе өлкәсендә матәм көне игълан ителде
74.mchs.gov.ru

(Казан, 2 гыйнвар, “Татар-информ”). Магнитогорскида торак йортта газ шартлау аркасында һәлак булучылар уңаеннан Чиләбе өлкәсендә 2 гыйнварда матәм көне игълан ителде. Тиешле күрсәтмә төбәк башлыгы Борис Дубровский тарафыннан бирелә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

“Чиләбе өлкәсендә 2019 елның 2 гыйнварын матәм көне итеп игълан итәргә”, - диелгән губернаторның рәсми Telegram-каналында басылган губернатор күрсәтмәсендә.

Документ нигезендә, 2 гыйнварда Россия һәм Чиләбе өлкәсе дәүләт әләмнәре төшерелә.



Губернатор әлеге күрсәтмә нигезендә учреждение, оешма һәм телерадиокомпанияләргә матәм көнендә күңел ачу чараларын үткәрмәскә тәкъдим итә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары нигезендә, тугыз кеше һәлак булган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot