news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чиләбе өлкәсендә “Бердәм Россия” сәяси партиясе 40 проценттан ким тавыш җыйган

Икенче урынга “Гадел Россия” партиясе чыккан.

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”). Чиләбе өлкәсендә, башлангыч мәгълүматлардан күренгәнчә, җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына  депутатлар сайлау нәтиҗәләре буенча, “Бердәм Россия” сәяси партиясе җиңеп чыга. Әмма ул 40 процент тавыш җыя алмаган, дип хәбәр итә Интерфакс.

“Җирле вакыт белән иртәнге сәгать 8гә (Мәскәү вакыты белән 6) “Бердәм Россия” 38,11 процент, “Гадел Россия” 17,55 процент, ЛДПР 16,75 процент, КПРФ партиясе 12,01 процент тавыш җыйды, - дип белдергән төбәк сайлау комиссиясе рәисе Алексей Фартыгин дүшәмбе көнне матбугат конференциясендә. - Тагын берничә партия 3 проценттан кимрәк тавыш җыйды: “Ватан” 1,8 процент, “Россия коммунистлары” 2,43 процент, "Российская партия пенсионеров за справедливость" - 2,34 процент, "Зеленые" - 1,06 процент, "Гражданская платформа" - 0,2 процент, "Парнас" - 0,94 процент, "Үсеш партиясе" - 1,22 процент, "Гражданская сила" - 0,15 процент, "Яблоко" - 2,14 процент һәм "Россия патриотлары" - 0,48 процент тавыш җыйды”.

Фартыгин сүзләренчә, сайлауга килүчеләр саны 44,37 процентны тәшкил иткән. Иң актив сайлаучылар Пластовск, Варненск һәм Агаповск районнарында яшәүчеләр булып чыккан, анда сайлауларга халыкның 60 проценттан артыграгы килгән. Чиләбе өлкәсенең Карабаш, Троицк һәм Тракторозаводск районнары алдагыларыннан шактый калышканнар һәм анда сайлау участокларына килүчеләр саны 30 процент тирәсе булган.

Төбәк сайлау комиссиясе рәисе бу көнне хилафлыклар буенча 20 мөрәҗәгать булуын, шуларның икесе буенча фактлар раслануын һәм хәзерге вакытта бу эш белән полиция бүлегендә шөгыльләнүләрен әйткән.

"Гадел Россия" күзәтүчеләре ягыннан кагыйдә бозулар булды. Алар сайлау участокларына партия символикасы булган бейджлар белән килделәр. Законда бейджларда бары сәяси партия исеме генә булырга тиеш, диелгән", - дигән Фартыгин.

Моннан тыш, Чибәркүл районында сайлаучыларның 13 тавышы сайлау бюллетеньнәрендә участок сайлау комиссиясе мөһере куелмаганга югалды, алар теркәлмәгән дип саналды, дип аңлаткан Фартыгин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100