Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чиләбе өлкәсендә бер йортта берьюлы биш кешене үтергәннәр
Нязепетровск шәһәрендәге бер шәхси йортта пычак белән яралап үтерелгән ике хатын-кыз, ике ир-ат, бер бала мәете табылган.
(Казан, 4 май, "Татар-информ"). Чиләбе өлкәсенең Нязепетровск шәһәрендәге шәхси йортта биш кеше мәете табылган. Шуларның берсе - дүрт яшьлек бала. Бу турыда Россия Тикшерү комитетына сылтама белән ТАСС хәбәр итте.
"4 майда иртәнге якта Нязепетровск шәһәрендәге бер шәхси йортта ике хатын-кыз, ике ир-ат, бер бала мәете табылды. Аларны пычак белән яралап үтергәннәр. Чиләбе өлкәсе буенча Тикшерү комитеты идарәсе хезмәткәрләре "ике яки аннан да күбрәк кеше үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачкан", - диелгән бу хәбәрдә.
Фаҗига урынында тикшерүчеләр, криминалистлар, оперативниклар һәм башка белгечләр эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз