news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чиләбе өлкәсе Тукай турында тарихи һәм әдәби хәтер барлый

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Ирек Сабиров шул хакта шәрехли

(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”). Чиләбенең Пушкин исемендәге үзәк китапханәсендә, Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышлап, 14 апрельда әдәби кичә булып узган. Чиләбе өлкәсе татар конгрессы тарафыннан оештырылган бу чара Акмулла исемендәге татар-башкорт әдәби берләшмәсе һәм Россия Язучылар берлегенең Чиләбе оешмасы әгъзаларын һәм китапханә укучыларын җыйган. Тукайның иҗатын, язмышын, дөньяга карашын чагылдырган лекция белән анда Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Ирек Сабиров чыгыш ясаган.

Чиләбе язучылары үзләренең Тукай турында уйланулары белән уртаклаштылар, дип хәбәр итә И.Сабиров. Кичәдә татар һәм рус телләрендә Тукайның бик күп шигырьләре укылды. Чыгышларда Тукайны Пушкинга тиңләштерү еш ишетелде, ләкин, шул ук вакытта, олуг шагыйребезнең рухи куәте, дөньяның авырлыкларына, әшәкелекләренә каршы тору сәләте, чыдамлыгы бүтән “титаннар” белән чагыштырырга мөмкин булмаган дәрәҗәдә югарырак булуы лекциядә дә, фикер алышуларда да бәхәссез хакыйкать булып яңгырады, дип белдерде ул.

Бу очрашу – өлкәбездә Тукайны искә алу максаты белән үткәрелгән һәм тагын булачак чараларның берсе генә. Шушы көннәрдә Магнитогорск, Златоуст, Миасс, Кунашак, Троицк, Еманжелинск калаларындагы һәм башка төбәкләрдәге китапханәләрдә, мәктәпләрдә, мәдәният сарайларында “Тукай дәресләре”, “Тукай бәйрәмнәре”, “Тукай кичәләре” уза, дип хәбәр итә И.Сабиров. Ә Казаннан киләчәк кунаклар белән бергә әзерләнгән өлкә күләмендәге Тукай бәйрәме апрель азагында ЧТЗ – Чиләбе трактор заводы театрында үткәреләчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100