news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы 300 кешелек ифтар уздырды

Мул өстәлләр янына барлыгы 250-300ләп кунак җыелган.

Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы 300 кешелек ифтар уздырды
tatar-congress.org

(Казан, 28 май, "Татар-информ"). 26 май көнне Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы, «Татар кызы» һәм «Татар егете» катнашучылары ярдәме белән, «Исмәгыйль мәчете»нә йөрүчеләр өчен ифтар уздырды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мул өстәлләр янына барлыгы 250-300ләп кунак җыелган. Җирле мәхәллә ифтар уздыруга бик оешкан төстә һәм җаваплы әзерләнгән.

Ифтардан соң мөселманнар бәйрәм рухы белән таралышкан, аннары биредә янә тәравих намазына җыелган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot