news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чиләбе кешесе Татарстанда 40 килограммлы җәен тоткан – фото

Татарстанга җәен эзләп махсус килгән балыкчының моңа кадәр андый зур балык тотканы булмаган.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ», Геннадий Шлыков). Чиләбе кешесе Сергей Козин Татарстанда 41,7 килограммлы җәен балыгы тоткан. Бу әлегә аның кармагына эләккән иң зур балык.

Зур балык турында хыялланып, Сергей үзенең Алексей исемле иптәше белән Уралдан Минзәләгә килгән. Җәен балыгын алар өч көн аулаган.
“Бездә Чиләбедә җәеннәр юк, бу җәен мин тоткан иң зур балык. Ләкин Кама, Идел, Днепрда моннан да зуррак җәеннәр була, дип беләм”, – ди Сергей.

Су астында ау белән ул 2009 елда мавыга башлаган, ул чакта аңа 45 яшь булган. Балык эзләп Татарстанга беренче тапкыр гына килүе түгел. Минзәлә һәм Казанда балыкчылар арасында үткәрелгән ярышларда даими катнашып тора.

Чиләбедә балыкчылык бик популяр, ди Сергей, Уралда алар иптәшләре белән “Су асты спорты Урал клубы”н оештырган. Кыш көннәредә балыкчылар бассейнда су астында мишеньга атарга өйрәнеп, күнекмәләр үткәрәләр икән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot