news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чиләбе бала тудыру йортында 30 ел элек баласы алыштырылган хатынга миллион сум түлиләр

Хатын-кыз компенсацияне 10 тапкыр артыграк сораган булган.

(Казан, 28 ноябрь, "Татар-информ"). Зоя Тугановага Чиләбе бала тудыру йортында 30 ел элек баласы алыштырылган өчен миллион сум түләячәкләр. Район судының әлеге карарын өлкән суды үзгәрешсез калдырган. Хатын-кыз суд аша компенсацияне 10 тапкырга арттырырга теләгән булган. Бу хакта ТАСС язмасында хәбәр ителә.

Туганова 1987 елда Чиләбе өлкә акушер гинекология хастаханәсендә кыз бала табуын, ә медикларның баланы башка кыз бала белән бутавын җиткергән. Ул бу проблеманы бала тудыру йортында ук чишәргә теләгән, әмма табиблар аңа бу синең балаң дип, сабыйны алырга мәҗбүр иткән.

Утыз елдан соң кыз үзе ДНК-тикшеренү үткән, һәм Зоя Туганованың шикләре тулысынча расланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100