Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чиктән тыш салкыннар Ниагара шарлавыгын "иллюзия"гә әйләндергән
Гадәти булмаган күренеш Нью-Йорк штатына һәм Канаданың Онтарио провинциясенә туристларны күпләп җәлеп иткән.
(Казан, 31 декабрь, “Татар-информ”). Төньяк Америкада чиктән тыш салкынлык Ниагара шарлавыгын туңдырган. Бу хакта РИА “Новости” хәбәр итә.
Ниагара шарлавыгының төп агымы туңмаган, әмма су "тузаны", һавада ук бозга әйләнеп, ташларга, яфракларга кунган һәм туктап калган шарлавык тәэсирен тудырган. Гадәти булмаган күренеш Нью-Йорк штатына һәм Канаданың Онтарио провинциясенә туристларны күпләп җәлеп иткән.
АКШ төбәкләрендә соңгы көннәрдә салкын һава торышы саклана һәм күп итеп кар яуган. Синоптиклар фаразлары буенча, Вашингтонда Яңа ел төнендә минус 13 градус көтелә. 1899 елда шәһәрдә термометр минус 26 градусны күрсәтеп, температура рекордын куйган булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз