news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чик сакчылары Казан аэропортында хокук бозучыларны тота

Чик сакчылары Казан аэропортында хокук бозучыларны тота

(Казан, 21 гыйнвар, "Татар-информ", Виктор Смирнов). РФ Федераль куркынычсызлык хезмәте Чик хезмәтенең "Казан-аэропорт" Чик контроле бүлекчәсе тарафыннан ел башыннан ялган миграцон документлар буенча Россия Федерациясе чиген чыгарга омтылуның дүрт очрагы теркәлгән. Аларның һәрберсе буенча тикшерү эше алып барыла.

"Казан-аэропорт" Чик контроле бүлеге башлыгы урынбасары Владимир Васильев хәбәр итүенчә, БДБ илләре гражданнарының законсыз рәвештә Россия Федерациясе территориясенә эләгергә теләүчеләр бетми. Моның өчен паспорт һәм миграцион карталарда ялган билгеләр, шулай ук аның әйтүенчә, җинаятьчеләр 3-4 мең сумга әзерләп бирә торган ялган миграцион документлар кулланыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot