news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Четыре Татарина" командасы Сочида “Чыгарылышлар очрашуы” уенында катнаша

Җыелма командага барлык өч команда составының да вәкилләре кергән.

"Четыре Татарина" командасы Сочида “Чыгарылышлар очрашуы” уенында катнаша
Михаил Захаров

(Казан, 20 июль, "Татар-Информ", Елена Кривопатре). Татарстанның "Четыре Татарина" командасы Сочида Россиянең КВН, ягъни Шаяннар һәм тапкырлар клубының “Чыгарылышлар очрашуы” уенында катнашачак. Җыелма командага барлык өч команда составының вәкилләре керә. Бу хакта бүген Казанда әзерлек җыенында журналистларга уенчылар үзләре сөйләде.

"Александр Васильевич Масляковның Сочига уенга, "Беренче канал"га чакыруы безнең коллективның зур җитди мөмкинлекләре булуын раслый", – дип белдерде республиканың КВН клубы президенты Андрей Кондратьев.

"26 августта узачак уенда бернинди ярышу булмаячак. Бу - дуслар очрашуы. Мондый уен әлегә бер генә тапкыр узды, әмма тамашачы күңелендә бик зур эз калдырды. Биш минут дәвамында кешеләр басып алкышлады, чөнки уенчыларны бик күрәселәре килгән, сагынган. Анда бару, очрашу, вакытны күңелле уздыру үзе генә ни тора!» – дип фикерләре белән уртаклашты команданың икенче буын вәкиле Екатерина Скулкина.

Командага Дмитрий Черных, Ришат Гыймалтдинов, Денис Ерошенко, Рөстәм Хәбибуллин, Екатерина Скулкина, Мария Максимова, Анна Павлова, Павел Пристанский, Константин Бутусов, Роман Сафонов керәчәге инде билгеле.

"Четыре татарина" "Бак-соучастники", "Триод и диод", "Сборная Пермского края" кебек командалар белән бер сәхнәдә юморт осталыгында көч сынашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100