news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Четерекле сорауларга – анык җаваплар

Четерекле сорауларга – анык җаваплар

(Ульяновски, 22 декабрь, «Татар-информ», Ләйлә Исламова). Күптән түгел Ульяновски өлкәсендә үткәрелгән сайлауларда өлкә үзәге башлыгы итеп Сергей Ермаков сайланды. Бу көннәрдә ул өлкәнең кануннар чыгару җыелышы каршында эшләп килүче Ватандашлар палатасы (Гражданская палата) алдында шәһәрнең алга таба үсеше турында план-ниятләре белән бүлеште. Тик менә сүз үсеш түгел, ә ничек итеп исән калу турында барды.

Шәһәр энергия хуҗалары алдында 270 млн сумга бурычлы икән. УльГЭС шәһәрнең банктагы хисабын яптырган һәм хәзер эш хакы түләргә дә, бензин алырга да мэриянең акчасы юк. Сергей Николаевич, кредит алып булса да, энергетиклар белән хисаплашырга, халыкны җылылыктан мәхрүм итмәскә тырышачагын белдерде. Икенче бурыч – пычракка баткан шәһәрне җыештыру. Ә алда җир асты торбаларын алыштыру, Идел ярларын ныгыту һәм юллар салу мәсьәләләре тора.

С.Ермаков шәһәр өчен яңа кеше түгел инде. Ул 13 ел элек шәһәрнең беренче мэры булып билгеләнгән иде. Ә 1996 нчы елгы сайлауларда оттырып, төшеп калган иде. Шуңа күрә ул шәһәр хуҗалыгы проблемаларын яхшы белә. Халыкның күп санлы сорауларына да ул анык һәм төгәл җаваплар кайтарды.

Форсаттан файдаланып, “Туган тел” оешмасы вәкилләре аңа: “1993 елда, Сез мэр булып торганда, Архитектура һәйкәле булып танылган Акчуриннар мәчетен (1863 елда төзелгән) хосусыйлаштырдылар. Бу җинаятьчел гамәл турында Сез хәбәрдар идегезме?” – дигән иң четерекле сорау белән мөрәҗәгать иттеләр. Сорау аңа ошап бетмәде: “Мин ишетмәдем, үзегезнең мөфтиләрегез белән ачыклагыз”, - дип кенә чикләнде. Югыйсә, милли хәрәкәт активистлары кулында ул кул куйган документлар турында да мәгълүматлар бар.

Шулай да, аның сүзләрендә хаклык та бар кебек. Дини биналарны хосусыйлаштыру, гомумән, канун буенча тыелган. Әлбәттә, мондый вәхшилек ул вакыттагы мөфти Әюп Дебердеев ризалыгыннан башка мөмкин булмас иде. Шуннан чыгып, “Туган тел” оешмасы Әюп Дебердеевның бу җинаяте турында прокуратурага мөрәҗәгать итәргә карар кылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100