news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Chery йөртүчесе Казанда юлда яткан ир-атны таптатып үтергән

Cherry Tigo йөртүчесе Казанда юлда яткан ир-атны таптатып үтергән.

Казан Дәүләт автоинспекциясендә сөйләүләренчә, кичә кич белән Chery Tigo йөртүчесе Химиклар урамы буйлап зур тизлек белән барган. Бу вакытта юлда 56 яшьлек ир-ат яткан. Аны күргәч, чит ил машинасы йөртүчесе туктарга өлгермәгән һәм ир-атны таптаткан. Ир-ат ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән.

Хәзерге вакытта булган хәлнең барлык шартлары ачыклана, юл-транспорт һәлакәте буенча материаллар тикшерүчеләргә тапшырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot