news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Черек күл» паркында шугалак ачыла

27 декабрьгә кадәр боз мәйданчыгы тест режимында эшләде.

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Казанда 27 декабрь көнне «Черек күл» паркында бәйрәм чарасы узачак. Боз мәйданчыгы үзәгендә урнаштырылган сәхнәдә концерт программасы булачак.

Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, рәсми ачылу көнендә шугалакка килүчеләргә бүләкләр тапшырачаклар.

Ачылу көнендә бәйрәм программасы 18:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Бозга керү бушлай, тимераяклары булмаганнар прокаттан файдалана ала. 

Шугалак эш көннәрендә 12:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр эшләячәк, ял көннәрендә – 10:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр, техник тәнәфес – 15:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.

news_right_1
news_right_2
news_bot