Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Черек күл" паркында опера кичәсе уза
Чара «Искра» сәнгать һәм төбәкне өйрәнү фестивале кысаларында оештырыла.
(Казан, 6 август, «Татар-информ»). 13 августта «Черек күл» паркында «Sforzando» опера кичәсе булачак. Бу хакта башкала мэриясенең рәсми порталы хәбәр итә.
Татарстанның башкарма сәнгатьне үстерү фондының «Sforzando» яшьләр оркестры, шулай ук Австралия, Италия һәм Россиядән чакырылган артистлар «Аркаим» мультимедияле опера перформансын, «Алеко» һәм «Вий» камералы операларын башкарачак. Чара «Искра» сәнгать һәм төбәкне өйрәнү фестивале кысаларында уза.
19.00 сәгатьтә яшел зонада, паркка төп керү урыныннан сул якта, Александр Пушкинның «Цыганы» поэмасы буенча Сергей Рахманинов иҗат иткән «Алеко» камералы операсы башланачак. 20.00 сәгатьтә шунда ук Елена Анисимованың Николай Гоголь әсәре буенча язылган «Вий» операсы яңгыраячак.
21.00 сәгатьтә Казан халкын ачык мәйданчыкта парк үзәгендә көтәлә. Биредә «Аркаим» мультимедияле перформансы куелачак. Композиторы – Николай Попов (Мәскәү).
Керү ирекле, дип хәбәр итә оештыручылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз