news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Черек күл» паркында Одиллия кушаматлы аккошны эт талап үтергән

Гадәттән тыш хәлнең сәбәпләрен хокук саклау органнары белән берлектә ачыклыйлар.

«Черек күл» паркында Одиллия кушаматлы аккошны эт талап үтергән
Михаил Захаров/архив

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Казанның «Черек күл» паркында Одиллия кушаматлы кара төстәге Австралия аккошын сукбай эт талап үтергән. Бу хакта Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Этнең аккошка һөҗүм итүе хакындагы хәбәр дирекциягә сишәмбегә каршы төндә килгән. Дирекция хезмәткәрләре шунда ук паркка юл тоткан, әмма Одиллияне коткарып кала алмаганнар.

Матбугат хезмәтендә әйткәнчә, Зигфрид кушаматлы икенче аккошны орнитология үзәгенә алып киткәннәр. Ул тиешле карар кабул ителгәнгә кадәр шунда яшәячәк.

Гадәттән тыш хәлнең килеп чыгу сәбәпләрен хокук саклау органнары белән берлектә ачыклыйлар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot