Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Черек күл паркында хәйрия акциясе үткәреләчәк
Шәһәрдә яшәүчеләр һәм кунаклар Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фондында тәрбияләнүчеләр өчен ярдәм күрсәтә алачак.
(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”). 16 февральдә, җомга көнне, Казанда Черек күл паркы территориясендә янә хәйрия акциясе үткәреләчәк. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шәһәрдә яшәүчеләр һәм кунаклар шугалакка килеп, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фондында тәрбияләнүчеләр өчен ярдәм күрсәтә алачак. Спорт инвентарен алып торудан һәм кафедан кергән табыш мохтаҗларга җыеп тапшырылачак.
“Добрая Казань” проекты кысаларында уза торган әлеге акция шәһәр үсешенең 12 өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора һәм ул хәйриячелек культурасын формалаштыруга юнәлдерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз