news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Черек күл” паркында фигуралы шуу буенча түләүсез мастер-класс үтәчәк

Мастер-класслар “Паркларда кыш” программасы буенча 5 һәм 7 гыйнварда уза.

“Черек күл” паркында фигуралы шуу буенча түләүсез мастер-класс үтәчәк
Рамиль Гали

(Казан, 4 гыйнвар, “Татар-информ”). Казан халкы һәм башкала кунаклары “Черек күл” шугалагында фигуралы һәм дөрес шуу буенча түләүсез мастер-класста катнаша ала. Бу хакта Instagram’да “Татарстан парклары һәм скверлары” битендәге программада хәбәр ителә.

Мастер-класслар “Паркларда кыш” программасы буенча 5 һәм 7 гыйнварда уза. Дәресләр 16.00 сәгатьтә башлана.

Яңа ел төнендә Казан паркларында 4 меңләп кеше ял иткән. “Черек күл” шугалагында 3 меңләп кунак булган, Горький исемендәге паркта меңләп кеше булырга өлгергән.

“Паркларда кыш” программасы 8 гыйнварга кадәр дәвам итә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100