news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чепьяда яшь армиячеләр ант итте

Балтач төбәгенең Чепья урта мәктәбе быел “Яшь армия”оешмасы төзү базасы итеп билгеләнде.

(Балтач, 21 сентябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Үсеп килүче буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә республикабызда зур игътибар бирелә. Балтач районында да әлеге юнәлештә күләмле эшләр башкарыла. Быел Чепья урта мәктәбе “Яшь армия”оешмасы төзү базасы итеп билгеләнде. Кичә исә әлеге белем йортында укучы 17 яшүсмер тантаналы рәвештә яшь армиячеләр сафына кабул ителде, диелә бүген төбәкнең “Хезмәт” газетасы хәбәрендә.

Муниципаль штаб җитәкчесе, запастагы майор Рафаэль Шакиров: “Безнең иманыбыз камил, сездәге физик һәм рухи әзерлек белән сез Ватаныбызны сакларга һәрвакыт әзер булачаксыз. Бәйрәм белән, кадерле дуслар!” – дип, җыелган яшь армиячеләрне район башлыгы исеменнән котлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot