news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чепья мәктәбендә 20 авылдан килеп белем алалар

Анда чит республикалар катнашында милли темага семинар узды

(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”). Балтач районының Чепья мәктәбендә “Күпмәдәнилек яссылыгынд федераль стандартларны гамәлгә кую шартларында телләрне укыту методикасы” дип исемләнгән III төбәкара семинар үтте. 
Биредә Татарстан районнарыннан, Киров өлкәсе, Мари Иле һәм Удмуртия республикаларыннан да вәкилләр катнашты. Укытучылар телләрне укытудагы өстенлекләр хакында сөйләште, проблемаларны чишү юлларын эзләде. Удмурт һәм мари телләре буенча дәреслекләр җитешмәү проблемасын да күтәрделәр.

 Биредә 20 авылдан килеп белем алалар, күрше Мари Иле республикасыннан да килеп укучылар бар. Монда балалар 1 нче сыйныфтан үк дүрт телне өйрәнә, дип белдерә “Хезмәт” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot