news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Өченче Мәскәү яшьләр форумы катнашучылары танылган татар опера җырчысы белән очрашачак

“Алтын битлек” премиясе лауреаты Альбина Шаһиморатова үз иҗат юлы хакында бәян итәчәк.

(Казан, 28 октябрь, "Татар-информ"). "Мәскәү – Татарстан Күпере" III Мәскәү яшьләр форумы катнашучылары опера җырчысы Альбина Шаһиморатова белән күрешәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Очрашу 25 ноябрь көнне оештырыла.

Россиянең атказанган, ә Татарстанның халык артисткасы дөньяның танылган сәхнәләрендә чыгыш ясый: Мариинский театр (Санкт-Петербург), Метрополитен-опера (Нью-Йорк), Ковент-Гарден (Лондон), Ла Скала (Милан), Вена дәүләт операсы, Бавария операсы (Мюнхен), Сан-Франциско операсы һ.б.

"Алтын битлек" милли театраль премиясе премиясе лауреаты Альбина Шаһиморатова яшьләргә үз иҗат юлы хакында бәян итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100