news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Өченче мөселман яшьләре форумы Татарстанда беренче тапкыр кышын уза

Чарага дини әзерлекләре югары булганнарны кабул итмәгәннәр.

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”, Алмаз Биккол). 26 гыйнвар Болгар шәһәрендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан оештырылган мөселман яшьләре форумы башланачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә оештыру комитеты хәбәр итте.

Быелгы форум кыш көнне үткәрелә. Ул дүрт көн дәвам итәчәк. Катнашучылар махсус сайлау аша узган.

Өченче форумның максаты – катнашучыларның махраҗларын (авазларны дөрес әйтү) дөресләү, камилләштерү, Коръән уку кагыйдәләрен тирәнәйтү һәм яшьләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирү.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова быелгы форумның күбрәк Коръәнгә багышларга ниятләүләрен белдерде. “Программада урамдагы спорт чаралары, тренинглар, намазлар булачак. Коръәнне уку һәм ятлау, кайбер тәфсирләре белән танышу, аның турында лекцияләр тыңлау, фильмнар карау көтелә. Кызлар өчен аерым укытучы, егетләр өчен аерым укытучы алып барабыз. Көнгә өч дәрес – икесе төшкә кадәр, берсе төштән соң, ә калган вакытны кичкә кадәр без саф һавада төрле спорт уеннары белән уздырачакбыз. Кичен безнең шәех Габдеразак Сәгъди яшьләргә Коръәннең эчтәлеге буенча лекциялар алып барачак”, – ди ул.

Айгөл Биктимирова әйтүенчә, чарада катнашырга теләүчеләр күп булган.

“Катнашучылар махсус сайлау аша узды. Алар безгә үзләренең Коръән укыган видеоларын җибәрде. Уку дәрәҗәсенә карап, кемнәрнедер: ”Сез яхшы укыйсыз бит инде” дип, алмыйча калдырырга мәҗбүр булдык. Ягъни күренеп тора – кешенең Коръән буенча гыйлеме тирән һәм аңа кызык булмаячак, ягъни дәрәҗәсе буенча ул башкалардан югарырак. Ә кайберләрен Коръәнне авыр укуы сәбәпле алмадык, чөнки дәресләр вакытында аларга авыр булачак. Шуңа күрә урта дәрәҗәдәге укучыларны тупларга тырыштык. 40 кеше катнашырга лаек булды”, – дип сөйләде ул.

Айгөл Биктимерова бөтен укытучылар дини гыйлемле һәм тәҗрибәле булуын әйтте.

“Форумда катнашучыларга Казанда яңа басылып чыккан Коръән, махсус эшләнгән дәфтәрләр бүләк ителә. Һәм шулай ук Коръән музеена экскурсия планлаштырыла”, – дип хәбәр итте Айгөл Биктимерова.

Искәртеп үтик, Татарстанда мөселман яшьләре форумы өченче тапкыр уздырыла. Узган елларда ул җәй көннәрендә үтә иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot