Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Өченче мөселман форумы делегатлары Азюркадагы мөслимәләр өчен дога кылырга чакыра
Форумның икенче көнендә делегатлар Болгардагы Ак мәчет комплексында Коръән дәресләре алды.
(Болгар, 28 гыйнвар, “Татар-информ”, Алмаз Биккол). Өченче мөселман яшьләре форумы катнашучылары, икенче көн Болгар шәһәрендә Коръән дәресләрен алдылар. Мөселман яшьләренең нинди дәресләр алуы һәм аларның төрле мәсьәләләргә карата фикерләре белән “Татар- информ” хәбәрчесе дә танышып кайтты.
“Айн” белән “гайн”ны бутаучылар күп”
Искәртеп үтик, өченче мөселман яшьләре форумы 26 - 29 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Анда 40 делегат – 20 һәм 20 кыз катнаша. Быелгы форум моңа кадәр булганнарыннан аерылып тора. Беренче ике форум җәен бер атна дәвамында уздырылды. Ә монысы кышын үткәрелә һәм дүрт көн дәвам итә. Мөселман яшьләре форумының ачылу тантанасы үткәрелүгә үк, делегатлар Болгарга – Ак мәчет комплексына киттеләр. Форум кысаларында үткәрелгән барлык чаралар Болгарда үткәрелә.
“Татар-информ” төркеме килгәндә мөселман яшьләре Коръән дәресендә утыра иделәр. Дәресләр шәригать кушканча аерым үткәрелә - егетләр ир-ат укытучы белән бер, кызлар хатын-кыз укытучы белән икенче бүлмәдә белем алалар.
Беренче без ир-егетләр төркемендә булдык. Махраҗ (Коръән укыганда авазларны дөрес әйтү) дәресендә укытучы Хөсәен яшьләргә “айн” һәм “гайн” хәрефләрен күп кеше бер үк төрле әйтүләрен, аларны бутауларын сөйләде.
Делегатлар арасында тумышлары белән чит илдән булучылар да бар. Хәзерге вакытта Казан авиация институтының 3нче курсы шәкерте булган Мөхәммәд Йәмәннән.
“Мин бу форумга белгән сүрәләрне кабатларга килдем. Чөнки аларны бераз оныттым. Имтиханнардан соң атмосфераны алыштырырга һәм дин кардәшләрем белән танышырга телим. Бу форум турында миңа кыз кардәшем хәбәр итте һәм мин оештыручыларга анкета җибәрдем”, - дип сөйләде ул.
Мөхәммәд Казанда үз туган шәһәрендәге кебек хис итүен әйтте. “Мин нәкъ Казанга килүемә бик шатланам”, – ди ул.
Делегатларга оештыручылар Коръәннең Казан басмасын бүләк итте. Кызлар дәресенә кергәндә, аларның һәрберсенең кулында шушы Коръән иде. Укытучы кызларны чиратлап янына чакыра һәм, хаталарын табып, төзәтергә ярдәм итә.
Дәрес тәмамлангач, тумышы белән Әлки районыннан булган, хәзерге вакытта Казан мәктәбендә балаларга математика укытучы Физалия Зарипова белән сөйләшеп алдык.
“Мин бу форумга Коръәнгә мәхәббәтемне арттыру, һәр көнне мәчеткә йөреп, менә шундый бер сихри атмосферада булыр өчен килдем. Форум кыска гына булса да ,ул бик эффектив. Чөнки без форумның кыска икәнен аңлыйбыз, безнең тагын да күбрәк белем аласы, өлгерәсе, изге ният белән бу вакытны файдалы иттереп үткәрәсебез килә”, - ди ул.
“Президентыбызның йөрәге ачылсын өчен дә дога укырга тиешбез”
Форум делегатлары Мордовиядәге кыз кардәшләренең проблемалары белән борчылуларын белдерделәр. Искәртеп үтик, Мордовия мәгариф министрлыгы вәкилләре Азюрка авылы мәктәбе укытучылары һәм укучыларына яулык бәйләүне тыялар.
Физалия Мордовиядәге кыз кардәшләренә дога кылырга тәкъдим итте.
“Безнең бит бик зур, бик көчле Аллаһ Тәгаләнең шәфәгате бар, ул да булса – дога. Без, мөселманнар, һәрбер намаздан соң әти-әни, туганнарыбызга гына түгел, президентыбызның йөрәге ачылсын өчен дә дога укырга тиешбез. Аллаһ Тәгаләнең кодрәте киң”, - диде ул.
“Үзем авылга кайтырга теләмим, әмма яшьләрне ничек кайтарып булганын беләм”
Билгеле булганча, авыл җирләрендә белемле имамнарга һәм дин белгечләренә кытлык зур. “Белем алгач, авылга кайтырга телисезме?” – дип сорагач, Физалия үзенең авылга кайтырга теләмәвен белдерде.
Әмма ул үзе бу хакта уйлана һәм яшьләрне ни рәвешчә авылга кайтарырга мөмкин икәнен белә.
“Яшьләр өчен төрле форумнар, Коръән конкурслары, балалар өчен лагерьлар уздырырга кирәк”, -дип саный ул.
Форумны оештыручыларны берсе – Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәтенең яшьләре бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова катнашучылардан бик канәгать булуын әйтте.
“Аллаһ Тәгалә безгә шундый яхшы укытучылар биргән. Үзебез Коръәнне укучылар, аны укый белүчеләр булсак та, шушы көн дәвамында шулкадәр күп хаталарыбызны таптык, күп яңа мәгълүмат алдык. Көн дәвамында диеп тә булмый, чөнки әле икенче көннең яртысы гына узды. Менә бүген укудан тыш Коръән музеена экскурсия көтелә. Кич белән саф һавада спорт уеннары оештырачакбыз”, – дип сөйләде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз