news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Өченче мәртәбә "Якупов укулары" үткәрелә

Ул Вәлиулла Ягъкубның туган көненә билгеләнгән

 (Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). 2012 елның июль аенда терактта фаҗигале төстә арабыздан киткән күренекле татар мөселман дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якуповның туган көнендә, 4 сентябрьдә, “Якупов укулары” быел өченче мәртәбә уздырыла. “Якупов укулары” фәнни-гамәли конференциясе сәгать 10 да Россия ислам институтында (Казан ш., Газ урамы, 19) була. Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәтнең һәм башка дин әһелләре, галимнәре катнашуы көтелә, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Моңа кадәр үткәрелгән “II Якупов укулары” фәнни-гамәли конференция материаллары җыентыгы дөнья күрде. “Хузур” нәшрият йорты тарафыннан нәшер ителгән әлеге җыентыкка 2013 елның 4 сентябрендә уздырылган дини, фәнни чарада катнашучыларның чыгышлары тупланган.

Җыентык Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб хакында әйтелгән фикерләре белән ачыла. “Вәлиулла хәзрәтнең күп төрле эшләрен, фикерләрен, ниятләрен туплап караганда, ул өч төп байлыкны булдырырга, кире кайтырырга омтылган. Беренчедән, бабаларыбыз мирасына таянган дини нәшрият. Икенчедән, дини мәгариф. Өченчедән дини милләт, ягъни иманлы-инсафлы татар милләте булып яшәү. Хәзрәт - бөтен көчен, акылын, гыйлемен, тырышлыгын дин юлына сарыф иткән шәхес”, - диелә мөфти язмасында.

Шулай ук китапка Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшинның Вәлиулла хәзрәт хакындагы фикерләре, Рөстәм хәзрәт Батыр, Габдулла хәзрәт Әдһәмовның һәм башка дин әһелләренең, мөгаллимнәрнең төрле дини проблемаларны яктырткан мәкаләләре урын алган. РИИның гуманитар дисциплиналар кафедрасы җитәкчесе Резедә Сафиуллина-Әл Әнсинең күренекле дин әһелләре Галимҗан Баруди белән Вәлиулла Якуповның дин-шәригать мәсьәләләрен яктыртуда уртак яклары турындагы фәнни язмасы да зур кызыксыну тудыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100