news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Өченче кварталда «Татар-информ» Татарстанның иң күп искә алына торган басмасы булды

Рейтингта икенче урында «Бизнес-online» электрон газетасы, өченче урында «Челнинские известия» газетасы.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). 2021 елның өченче кварталы нәтиҗәләре буенча, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстанның иң күп искә алына торган массакүләм матбугат чарасы булды.

Медиарейтинг нәтиҗәләрен «Медиалогия» мәгълүмати-аналитик системасы игълан итте.

Рейтинг компаниянең искә алына торган индексына нигезләнеп төзелә. Әлеге чорда агентлык күрсәткече 352,56 пункт тәшкил иткән.

Лидерлар өчлегендә икенче урында «Бизнес-online» электрон газетасы (324,96 пункт), шулай ук беренче тапкыр топ-өчлеккә кергән «Челнинские известия» газетасы (105,06 пункт) бар. «Реальное время» басмасы дүртенче урынга (78,48 пункт) чыкты.

Рейтингның топ-унлыгына шулай ук «Татарстан-24» телекомпаниясе (5нче урын) һәм унлыкка беренче тапкыр эләккән «Казанские ведомости» газетасы да керде. Ул унынчы урынны алды.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы беренче квартал нәтиҗәләре буенча рейтингта алдынгы иде. Әлеге исемлек «Медиалогия» системасының массакүләм мәгълүмат чаралары базасы нигезендә төзелгән, ул дәрәҗәле 69 меңнән артык чыганакны үз эченә ала. Алар арасында телевидение, радио, газеталар, журналлар, мәгълүмати агентлыклар, интернет-мәгълүмат чаралары бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot