news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чемпионатта волонтерлык таныш булмаган вазгыятьтә тәҗрибә тупларга өйрәтә – Айдар Акмалов

IT-паркта Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә мундиальнең яшьләр сәясәтенә йогынтысы турында сөйләштеләр.

Чемпионатта волонтерлык таныш булмаган вазгыятьтә тәҗрибә тупларга өйрәтә – Айдар Акмалов
Рамиль Гали

(Казан, 4 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Дөнья чемпионатында волонтерлык ул – таныш булмаган вазгыятьтә күпсанлы кешеләр белән эшләүдә профессиональ тәҗрибә. Казанның ачык талантлар университеты башкаручы директоры Айдар Акмалов IT-паркта  Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә шулай дип әйтте.

Матбугат конференциясендә, шулай ук, Казан ачык талантлар университеты студенты, бокс һәм баскетбол буенча Татарстан Республикасы беренчелекләре җиңүчесе Рөстәм Шәйхетдинов, Казан ачык талантлар университеты студенты, ФИФА волонтеры Ярослава Вихарева катнашты.

Айдар Акмалов республикада яшьләр өлкәсе, спортны үстерүгә зур игътибар биреүлүен билгеләп узды. “Бу киңкүләм вакыйга – Дөнья чемпионаты эзсез узмаячак. Спорт – республикада талантларны үстерү өчен әһәмиятле өлкәләрнең берсе. Чемпионат өчен инфраструктура мәйданчыкларын булдыруда, спорт чараларын оештыруда катнашучы яшьләр мондый чаралар уздыру буенча халыкара стандартлар белән очраша”, - диде ул.

Айдар Акмалов яшьләрнең волонтерлык кебек өлкәдә дә үз урынын таба белүен билгеләп узды. “Дөнья чемпионатында волонтерлык ул – таныш булмаган вазгыятьтә күпсанлы кешеләр белән эшләүдә профессиональ тәҗрибә һәм төрле компетенцияләрне үстерү. Инструкция дә, әзер җаваплар да булмаганда, стандарт булмаган мәсьәләләрне хәл иткәндә тәҗрибә туплау”, - ди ул. Аның әйтүенчә, кайбер оешмаларда эшкә кабул иткәндә, волонтерлыкта тәҗрибә булу зур өстенлеккә ия.

Волонтер Ярослава Вихарева талантлар университетында алган күнекмәләрен ФИФА эшендә дә кулланганын әйтте. Ул стадион янында “соңгы миль”да эшләве турында сөйләде. “Кешеләргә булышам, алардан рәхмәт сүзләре ишетәм. Кәеф бик күтәренке, чын футбол бәйрәме мохите хөкем сөрә. Кайчак җанатарлар атмосферасы футболчыларның үзләренә караганда да күбрәк эмоция бирә. Волонтерлык чит тел белемен дә чарларга ярдәм итә. Без бәхет өләшүче, кәеф күтәрүче генә түгел, төрле көтелмәгән хәлләрдән чыгарга булышучылар да”, - ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100