news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чемпионатта көрәшергә ышандырам – Хавьер Грасия

"Рубин"ның баш тренеры, команда Кубок ярышларыннан төшеп калганнан соң, бүгенге уенга бәя бирде.

Чемпионатта көрәшергә ышандырам – Хавьер Грасия
Ильнар Тухбатов

(Казан, 6 апрель, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Казанның "Рубин" футболчылары Екатеринбургта "Урал" командасына оттырып (1:2), Россия кубогы өчен көрәштән төшеп калды. "Рубин"ның баш тренеры Хавьер Грасия матбугат конференциясендә уенга үз бәясен бирде.

"Көндәш команданы уңышы белән котлыйм, финалда уңышлар телим. Безнең уенга килгәндә, тиз гол керттердек, уенны үз кулыбызга алып, исәпне тигезләдек. Алга чыгу мөмкинлеге дә булды. Пенальти кертә алмадык. Кәефебез кырылды. Бу уенга бик җитди караган идек", – диде Хавьер Грасия.

Баш тренердан кертелми калган пенальти хакында да сораштылар. Пенальти билгеләнгән очракта тупны Жонатас тибәчәге алдан хәл ителгән карар идеме, диелде.

"Пенальтины Жонатас тибәргә тиеш иде. Ләкин кертә алмады. Күпләр пенальти кертә алмаска мөмкин, ләкин без аңа ышанабыз. Әйе, бу бик мөһим мизгел һәм уен язмышын хәл итәргә сәләтле иде. Без матчның шулай төгәлләнүен авыр кичерәбез", – диде баш тренер.

Төрек уенчысы Гекдениз Караденизнең старт составка эләкмәве, уенга 73 нче минутта гына чыгуы да игътибар үзәгендә булды.

"Без һөҗүмне көчәйтү өчен Караденизне нәкъ шул вакытта гына чыгарырга кирәк дип таптык. Максим Лестьенн белән һөҗүмдә яхшырак уйнарбыз кебек иде. Ул аңа кадәр яхшы уйнады, әмма арыды. Шуннан соң Караденизне чыгарырга булдык. Мондый сораулар булачагын аңлыйм. Начар нәтиҗәдән соң тәнкыйть сүзләре ява инде ул. Уенчыларны алмаштыру карарын тренер кабул итә, җаваплылык та миңа. Без финалга чыгарга теләдек, әмма һөҗүмнәрне азакка кадәр җиткерә алмадык. Отставкамы? Мин алда торган матчка игътибарымны юнәлтәм. Көрәшәчәкбез, чемпионатта максималь дәрәҗәдә очко туплау өчен тырышачакбыз. Команданың авыр вакыты. Мондый сорау биреләчәк һәм аларны сабыр кабул итәргә кирәк. Минем хыяллар алда торган матч белән генә бәйле", – ди Хавьер Грасия.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100