news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чемпионатта җиңүчеләрнең күпчелеге – казанлылар

ТР Хөкүмәте җитәкчелеген саклаганда һәлак булган милиция офицерлары истәлегенә үткәрелгән чемпионат 3 көн барды

(Казан, 5 февраль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 3-5 февраль көннәрендә Аккош күле янындагы “Динамо” физкультура-спорт җәмгыятенең чаңгы базасында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының кышкы хезмәти ике төр ярыш һәм чаңгыда узыш буенча традицион шәхси-команда чемпионаты үткәрелде. ТР Хөкүмәте җитәкчелеге куркынычсызлыгын тәэмин иткән чакта, хезмәт бурычын үтәп, 1997 елның 11 декабренда һәлак булган ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының юлларда хәрәкәт иминлеге дәүләт инспекциясе (ЮХИДИ) юлларда патруль хезмәте полкы офицерлары – полк штабы башлыгы милиция подполковнигы Илдар Хәбибуллин һәм полкның өлкән инспекторы милиция лейтенанты Андрей Ремиженко истәлегенә багышлап бишенче тапкыр уздырылган чемпионатта министрлыкның районнардагы подразделениеләреннән 5әр кешедән торган барлыгы 60 командасы арасында җиңүчеләр игълан ителде.

 

Аккош күле янында чаңгы ярышлары, ТР буенча ЭЭМ подразделениеләре тирларында Макаров пистолетыннан ату күнегүләре, катнаш эстафета буенча шәхси һәм команда зачетлары нәтиҗәләре түбәндәгечә.

 

Кышкы хезмәти ике төр ярыш буенча шәхси зачетта I урында: 35 яшькә кадәргеләр арасында – Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсеннән Рөстәм Фәйзрахманов, 40 яшькә кадәр – ТР буенча ЭЭМннан Александр Завьялов һәм алга таба янә казанлылардан 40 яшьтән олыраклар – Сергей Мамкин белән хатын-кызлардан Ләйсән Сираҗетдинова; команда зачетында Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсе, Чаллының үзәк эчке эшләр бүлеге белән Балтач эчке эшләр бүлегенә I урыннарны үзара бүлешергә туры килде, дип шәрехләнә Республиканың ЮХИДИ идарәсеннән алынган мәгълүматта.

 

Чаңгы ярышлары буенча шәхси зачетта  I урында: 35 яшькәчә булганнардан – Түбән Кама эчке эшләр идарәсеннән Дмитрий Кузин, 40 яшькә кадәр – министрлыктан Александр Завьялов, 40 яшьтән олыраклар арасында министрлыктан Илфар Сәлахов, хатын-кызлардан – Казан буенча эчке эшләр идарәсеннән Оксана Шамшурина;  команда зачетында – Казан буенча эчке эшләр идарәсе, Чаллы шәһәре үзәк эчке эшләр бүлеге белән Аксубай эчке эшләр бүлеге.

  

 

news_right_1
news_right_2
news_bot