news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чемпионатта 112 илдән килгән волонтер хезмәт күрсәткән

Татьяна Гомзякова аларның күбесенең элек тә FIFA чемпионатларында эшләү тәҗрибәсе булганлыгын әйтте.

Чемпионатта 112 илдән килгән волонтер хезмәт күрсәткән
Рамиль Гали

(Казан, 16 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россиядә Футбол буенча дөнья чемпионатында эшләгән волонтерларның 7 проценты чит илдән булган. Бу хакта бүген футбол чемпионатының 11 шәһәре матбугат үзәкләрен тоташтырган, волонтерлык программасына багышланган видеоконференциядә билгеле булды.

"Россия-2018" оештыру комитетының волонтерлар белән эшләү буенча департамент җитәкчесе, Россиядә Үзиреклеләр (волонтерлар) елын оештыру комитеты әгъзасы Татьяна Гомзякова Россиягә барлыгы 112 илдән волонтерлар килгәнен билгеләп узды. Аларның күбесенең элек тә FIFA чемпионатларында эшләү тәҗрибәсе булган. “Чит илдән килгән волонтерлар башта рус телен белмәүләре аркасында читенсенде, шул тел барьерыннан курыкты. Әмма дә ләкин чемпионат башланып, берничә көн үтүгә, бу киеренкелек бетеп, волонтерлар бер-берсенә ярдәмләшеп, бердәм команда булып эшли башлады”, - диде ул.

Татьяна Гомзякова сүзләренчә, мундиальдә барлыгы оештыру комитетында 17 мең һәм шәһәрләрдә эшләү буенча 18 меңнән артык волонтер исәпләнгән. Шушы 35 мең волонтер сафында 7 проценты – чит ил вәкилләре. Ул волонтер хезмәте күрсәтүчеләрнең 64 проценты хатын-кызлар, 36 проценты ир-атлар булуын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100