news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чемпионатның кешеләргә мөһим карарлар кабул итүдә тәэсире булырга мөмкин - Л.Фазлыева

Һәркайсыбызның дөнья чемпионаты белән бәйле үз хатирәсе булачак, ди Татарстан Премьер-министры урынбасары.

Чемпионатның кешеләргә мөһим карарлар кабул итүдә тәэсире булырга мөмкин - Л.Фазлыева
Михаил Захаров

(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Һәркайсыбызның дөнья чемпионаты белән бәйле үз истәлеге булачак. Ул ниндидер мөһим карарлар кабул итүгә этәргеч тә бирергә мөмкин. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева шул фикердә. Бу хакта ул чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә – IT паркта матбугат конференциясендә әйтте.

Вице-премьер җанатарлар фестивале мәйданчыгында берләшү рухы хөкем сөргәнен билгеләп узды. “Спорт ул – бөек әйбер. Монда фестивальгә килгән һәркемнең берләшүен күрәм. Аларның һәркайсында монда килеп китүенең үз хатирәсе калачак. Кемдер аның баласы футболчы яки спорт менеджеры булырга тиеш, дип карар кылачак, кемдер - Инстаграмда, социаль челтәрдә үзе белән бәйле тарихны бик уңышлы яктырткан дип санап, блогер яки журналист булам дияргә мөмкин. Кемдер өйләнергә яки кияүгә чыгарга тиеш дигән фикергә килергә мөмкин. Бу моңа бер дә комачауламый. Киресенчә, мондый мәйданчык бик тәэсирле. Андагы кешеләрнең кәефе сиңа да йога. Кайчакта кем өчен җат атканыңны да аңламыйсың. Ике як команаданың да җанатарлары уңай тәэсир итә. Кемдәдер сәхнәдә башкаручы, алып баручы булу теләге туарга мөмкин. Ягъни, һәркайсыбызның дөнья чемпионаты белән бәйле үз истәлеге булачак”, - дип белдерде Ләйлә Фазлыева. Аның фикеренчә, дөнья чемпионатының үзебезгә тәэсире нинди булачагын әле ахыргача аңлап та бетермибез кебек.

Ләйлә Фазлыева чемпионатны оештыру безне мөмкин кадәр хатасыз тиз эшләргә өйрәтүен билгеләп үтте. “Чемпионатның эмоциональ тарихы һәркемдә булачак”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100