news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чемпионатка килгәндә, АКШ җанатарларына үзләре белән смартфон алмаска киңәш иткәннәр

АКШ махсус хезмәтләре Россия хөкүмәте һәм киберҗинаятьчеләр Америка җанатарларының мәгълүматларына керер дип шикләнә.

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”). АКШ Милли контрразведка үзәге директоры Уильям Эванина, Россиядә футбол буенча Дөнья чемпионатына барганда,  Америка җанатарларына мобиль телефоннарын үзләре белән алмаска киңәш иткән. Бу хакта "Reuters" агентлыгына сылтама белән, РИА Новости хәбәр итә.

Россия хөкүмәте һәм киберҗинаятьчеләр гаджетларда сакланучы мәгълүматларга керергә тырышырга мөмкин, дип ышана Эванина.

Киңәшләр Америка түрәләренә һәм корпорация вәкилләренә кагыла. Шулай да ул гади кешеләргә дә йогынты ясарга мөмкин, дигән махсус хезмәт вәкиле. Электрон җайланмадан файдаланмый тора алмаучыларга гади гаджетлар алырга һәм аларның аккумуляторын мөмкин кадәр ешрак сүндереп торырга киңәш иткәннәр.

Бөек Британия дә футбол җанатарларына шундый ук киңәш биргән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot