news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чемпионат вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләре Метшинны ике тапкыр туктаткан

Футбол буенча Дөнья чемпионаты барган көннәрдә шәһәрнең барлык хезмәтләре дә көчәйтелгән режимда эшли.

Чемпионат вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләре Метшинны ике тапкыр туктаткан
архив/Рамиль Гали

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Казан мэры Илсур Метшин башкала мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә футбол буенча Дөнья чемпионаты барган көннәрдә башка шәһәрләрдән килгән ЮХИДИ хезмәткәрләре аны ике тапкыр туктатуы хакында сөйләде.

Метшин әйткәнчә, футбол буенча Дөнья чемпионаты барган көннәрдә шәһәрнең барлык хезмәтләре дә көчәйтелгән режимда эшли. Бүгенге көндә җитәкчелек алдында «ФИФАның иң югары таләпләрен үтәү» бурычы тора.

«Башкалага килгән кунакларның гына түгел, казанлыларның үзләренең дә бәйрәм кәефен тоюлары мөһим», - дип әйтте Казан мэры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100