news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чемпионат вакытында Казанда “Музейда футбол төне” чарасы үткәрелә

25 июнь көнне футбол сөючеләр өчен интерактив мәйданчыклар оештыру күздә тотыла.

Чемпионат вакытында Казанда “Музейда футбол төне” чарасы үткәрелә
Александр Эшкинин

(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 25 июньдә “Музейда футбол төне” чарасы үткәрелә. Бу хакта бүген Казанның IT-паркында футбол буенча дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова хәбәр итте.

РФ Мәдәният министрлыгы таләбе белән, бу чара Казан Кремлендә, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР Милли музеенда уздырылачак. Бу төнне спорт тематикасы белән бәйле экспонатлар күрсәтү, футбол сөючеләр өчен интерактив мәйданчыклар оештыру күздә тотыла. Акция кысаларында, театральләштерелгән экскурсияләр, иҗади остаханәләр, квест, концертлар, милил ярышлар үткәреләчәк.

  • Татарстан милли музеенда “Татарстан – спорт республикасы” күргәзмәсе белән танышырга мөмкин. Анда республикада спорт үсеше тарихы, Татарстанның спорт командалары җиңүләре һәм бүләкләре тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә 13 июньнән 8 июльгә кадәр эшләячәк.

ТР халыкларының Дуслык йортында “Күп милләтле футбол” фотоэшләр һәм декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе эшләячәк. Биредә футбол тематикасына декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре ясала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100