news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чемпионат вакытында Казан паркларында спорт темасына бушлай фильмнар күрсәтелә

Кино сөючеләр ачык һавада дүрт фильмны тамаша кыла ала.

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында Казан паркларында фильмнар күрсәтеләчәк. Бу хакта бүген Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә узган матбугат очрашуында Казан шәһәренең туризм үсешенә ярдәм комитеты җитәкчесе Дарья Санникова хәбәр итте.

“Чемпионат дәвамында, Казан парклары һәм скверларында, ачык һавада спорт темасына багышланган фильмнар күрсәтеләчәк. Кино сөючеләр аларны шәһәрнең популяр урыннары - Горький паркы, Горки-Әмәт урман-паркы һәм Аксеонов паркында тамаша кыла ала.

Картиналар бушлай тәкъдим ителә”, - диде Дарья Санникова.

Санникова сүзләренчә, алда саналган паркларда спорт темасына кагылышлы “Пеле. Рождение легенды”, “Чистая победа”, “О спорт, ты мир” һәм “Легенда №.17” фильмнары күрсәтеләчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot