Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чемпионат вакытында Казан матбугат үзәге кеше иң күп килүче үзәкләрнең берсе булган
Халыкара матбугат үзәге җитәкчесе Казандагы матбугат үзәгенең популяр булуын әйтте.
(Казан, 17 июль, “Татар-информ”). Футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында мундиальне оештыручы шәһәрләр арасында Казан матбугат үзәге кеше иң күп килүче үзәкләрнең берсе булган. Әлеге мәгълүмат “Матбугат үзәге - 2018” сайтында урнаштырылган.
“Кеше күп килгән матбугат үзәкләре Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Казанда, Түбән Новгородта, Ростов-на-Донуда, Сочида һәм Саранскида булды”, - дигән “Россия сегодня” халыкара мультимедияле матбугат үзәге җитәкчесе Ольга Колева.
- Дөнья чемпионатының мультимедияле матбугат үзәкләре үз эшләрен 16 июльдә төгәлләде. Чемпионат вакытында аларда 12 мең кеше, шул исәптән 2,5 мең чит ил массакүләм мәгълүмат чаралары һәм 76 илдән делегация вәкилләре булган.
“Безнең тырышлыкны спортчылар да, массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләре дә лаеклы бәяләде. Чемпионатның унбер шәһәр матбугат үзәге тәүлек дәвамында эшләп, матбугат чаралары вәкилләренә ярдәм итте”, - диде Россия Президенты Владимир Путин Чемпионат ябылуга багышланган гала-концертта.
Матбугат үзәкләрендә меңләп матбугат чарасы, шул исәптән 300дән артык матбугат конференциясе, 200ләп төбәкләрне тәкъдим итү чарасы, 159 экскурсия, 65 мастер-класс, тугыз видеокүпер узды. Шулай ук аларда матчларны трансляцияләү, күргәзмәләр, пресс-турлар һәм иҗат коллективлары чыгышлары оештырылды.
- Шәһәр матбугат үзәкләрендә 15 меңнән артык кеше, шул исәптән Россия һәм чит ил массакүләм-мәгълүмат чаралары һәм 76 илдән делегация вәкилләре аккредитация узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз