news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чемпионат вакытында Казан кунаклары Эчке эшләр министрлыгында гына исәпкә баса алачак

25 майдан 25 июльгә кадәр күпфункцияле үзәк офислары башка төбәкләрдән килгән гражданнарны исәпкә кую буенча документлар кабул итмәячәк.

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). 25 майдан 25 июльгә кадәр, футбол буенча Дөнья чемпионаты үткәрелүгә бәйле рәвештә, Казанга башка төбәкләрдән килгән гражданнар бары тик Эчке эшләр министрлыгы органнарында гына исәпкә баса ала. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ике ай дәвамында күпфункцияле үзәк офислары Татарстан башкаласына башка төбәкләрдән килгән гражданнарны исәпкә кую буенча документлар кабул итмәячәк. Гражданнарга Россия Эчке эшләр министрлыгының территориаль органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

  • Футбол буенча Дөнья чемпионаты Россиядә 14 июньнән 15 июльгә кадәр уза. Мундиаль уеннарын барлыгы 11 шәһәр кабул итәчәк. Казанда Франция – Австралия (16 июнь), Иран – Испания (20 июнь), Польша – Колумбия (24 июнь), Көньяк Корея – Германия (27 июнь) матчлары, шулай ук сигездән бер (30 июнь) һәм дүртән бер финал (6 июль) уеннары узачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot