news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чемпионат вакытында Казан кафе-рестораннары һәм кунакханәләрендә бәяләр артмаган

“Без күбесенчә шәһәр халкы кесәсен кайгыртабыз, чит ил кунаклары бәя сегментында проблемалар тоймас дип уйлыйбыз”, - диде Зөфәр Гаязов.

Чемпионат вакытында Казан кафе-рестораннары һәм кунакханәләрендә бәяләр артмаган
Александр Эшкинин

(Казан, 15 июнь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында Казан кафе-рестораннары һәм кунакханәләрендә бәяләр артмаган. Бу хакта бүген Футбол буенча дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә узган матбугат очрашуында ТР һәм Казан шәһәре ресторатор һәм отельерлары ассоциациясе идарәсе рәисе Зөфәр Гаязов хәбәр итте.

“Һәр ресторанның үз бәя сәясәте бар. Без күбесенчә шәһәр халкы кесәсен кайгыртабыз. Чит ил кунаклары сум һәм доллар, Европа валютасы нисбәтендә, бәя сегментында проблемалар тоймас дип уйлыйбыз. Бер генә кафе-ресторан да бәяләрне күтәрмәде. Ул ничек бар, шул килеш калды. Кайбер предприятиеләр үзләренә игътибар җәлеп итү өчен, ниндидер акцияләр уздыра. Ә болай бер нәрсә дә үзгәрмәде”, - диде рәис.

“Кунакханәләрдә дә бәяләр үзгәрмәде”, - дип өстәде ТР һәм Казан шәһәре отельләр ассоциациясе президенты Гөлнара Сафина.

news_right_1
news_right_2
news_bot