news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чемпионат вакытында Казан илчеләрне, Россия йолдызларын кабул итәчәк

Татарстанның атказанган артисткасы Эльмира Кәлимуллина сүзләренчә, илчеләр, шәһәр символлары буларак, үз мәдәниятләрен таныталар.

Чемпионат вакытында Казан илчеләрне, Россия йолдызларын кабул итәчәк
Ильнар Тухбатов

(Казан, 24 май, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан Республикасының атказанган артисткасы, җырчы, Беренче каналның “Голос” музыкаль телевизион шоу финалисткасы Эльмира Кәлимуллина сүзләренчә, Дөнья чемпионаты илчеләре, шәһәр символлары буларак, үз мәдәниятләрен таныталар. Казан Чемпионат вакытында илчеләрне, Россия йолдызларын кабул итәчәк. Бу хакта Эльмира Кәлимуллина “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән дөнья чемпионаты 2018 илчесенең миссиясенә багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

Әлеге конференциядә Эльмира Кәлимуллина илченең миссиясе нәрсәдән гыйбарәт икәнен аңлатты. “Футбол буенча чемпионатны оештыручы һәр шәһәрнең теге яки бу төбәкне гәүдәләндерүче шәхесләре бар. Шулай ук федераль илчеләр дә бар. Беренчедән, чемпионатны яктырту илчеләрнең турыдан-туры бурычлары булып тора. Икенчедән, илче һәр оештыру моментында да, мәдәни өлештә дә, гомумән чемпионатның тормышында актив катнашырга тиеш. Мин, артист буларак, кайда гына барсам да, нинди генә илдә булсам да, берсүзсез, бөтен кешене бу гүзәл күренешне күзәтергә Россиягә, Татарстан Республикасына, Казан шәһәренә чакырам. Бу – спорт тормышында дөньякүләм вакыйга. Без, шәһәр символлары буларак, үз мәдәниятебезне танытабыз. Һичшиксез, без әлеге дәрәҗәгә туры килергә тиеш. Спортның гомумән нәрсә икәнен белергә, сәламәт яшәү рәвеше турында, чемпионатның максатлары турында белергә тиешбез. Кеше, башка эшчәнлек белән шөгыльләнгән очракта да, спортка бәйләнмәгән очракта да, максатка омтылышлы була ала икәнен күрсәтергә тиешбез. Андый кеше, берсүзсез, үзенең илен ярата, иле өчен җан ата һәм башка илләр һәм шәһәрләр киңлегендә төрлечә культивацияли”, - диде җырчы.

Эльмира Кәлимуллина илче булуы белән, Казан белән таныштыруы белән нык горурлануын әйтте. “Чемпионат кысаларында безнең шулай ук футбол турында, футболның нәрсә икәнен аңлаткан төрле дәресләр дә үтте. Без балаларга футбол турында сөйләдек, мәсәлән, һөҗүмченең кем икәнен аңлаттык, уен кагыйдәләре белән таныштырдык. Әлеге спорт төре белән таныштыру максатыннан футболның зур булмаган кереш мизгелләре белән таныштырдык. Кемдер бу спорт төрен ярата, кемдер яратмый, әмма бу вакыйга бездә, безнең илдә үтә. Мин моңа бик шатланам һәм әлеге вакыйга белән нык горурланам. Җитмәсә, Казан – безнең илебезнең спорт башкаласы. Безнең чемпионатка алдан ук әзер булуыбыз да бик шатландыра. Мин илче булуым белән, Казан белән таныштыруым белән бик горурланам. Мин Казанда үтәсе һәр матчта да булачакмын”, - диде Эльмира Кәлимуллина.

  • Чемпионатның башка илчеләре – Россия футболчысы, капкачы Сергей Рыжиков; Россия җырчысы, җырлар авторы, композитор, актриса Нюша; Россия актрисасы һәм алып баручысы Екатерина Скулкина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100