news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чемпионат вакытында Барлык диннәр гыйбадәтханәсенә җиде мең чамасы кеше килгән

Чәкчәк музеена килүчеләр саны 20 процентка арткан.

Чемпионат вакытында Барлык диннәр гыйбадәтханәсенә җиде мең чамасы кеше килгән
архив/Рамиль Гали, Салават Камалетдинов

(Казан, 13 июль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Чемпионат вакытында Барлык диннәр гыйбадәтханәсенә якынча 7 мең кеше килгән. Бүген бу хакта IT-паркта Дөнья чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов әйтте.

Сергей Иванов сүзләренчә, туристлар Барлык диннәр гыйбадәтханәсенә оештырылган экскурсияләр составында килмәгән. Алар мөстәкыйль рәвештә, бу урына турында үзләре ишетеп, килгәннәр.

Шулай ук, Чәкчәк музеена йөрүчеләр саны  20 процентка арткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot