news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чемпионат объектлары территорияләре санитар-экологик яктан тикшерелеп тора - А.Шадриков

Татарстан Экология министры Казанда сулыкларның да сыйфаты контрольдә булуын белдерде.

Чемпионат объектлары территорияләре санитар-экологик яктан тикшерелеп тора - А.Шадриков
Александр Эшкинин

(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы республика халкына һәм кунакларга уңайлы экологик шартлар тудыру буенча тәүлек дәвамында көчәйтелгән режимда эшли. Чемпионат объектларына якын территорияләрнең санитар-экологик торышы тикшерелеп тора. Бу хакта бүген IT-паркта – чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков әйтте.

Аның сүзләренчә, министрлык, Росприроднадзор белән берлектә, Куйбышев сусаклагычы яр буйларын тикшерә. Моннан тыш, табигый сулыклар сыйфаты тикшерелә. Министр, сәнәгать предприятиеләреннән чыккан пычратучы матдәләр күләмен реаль вакыт режимында контрольдә тотарга мөмкинлек бирүче уникаль “Фламинго” системасы гамәлдә булуын белдерде. Александр Шадриков өченче транспорт дамбасы янында Казансу елгасында су пробасы алынуын әйтте.

“Тулаем алганда, Казанда 5 күчмә лаборатория эшли. Алар якын-тирә районнарда да вазгыятьне күзәтә. Санитар икеайлык барышында чемпионат объектлары тирәләре тикшерелде. Туристик маршрутларга игътибар бирелде. Барлыгы 235 тикшерү үткәрелде. Хәзерге вакытта дәүләт инспекторлары көн саен чемпионат объектларына якын территорияләрнең санитар-экологик торышы тикшереп тора. Казанга килгән футбол командалары урнашкан урыннар җентекләп тикшерелә”, - диде министр.

Александр Шадриков ФИФА кысаларында министрлыкта прокурорлар катнашында эшче төркем утырышлары үткәрелгәнен белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100