Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чемезов: “КАМАЗ”ның бары тик 3 процент акциясен генә алмаштырабыз
“Ростех” җитәкчесе "КАМАЗ” акцияләрен Татарстан радиоэлектроника заводлары кыйммәтле кәгазьләренә алмаштыруны шәрехләде.
(Чаллы, 29 июнь, “Татар-информ”, Егор Никитин). “Ростех” “КАМАЗ” акцияләренең 6 түгел, ә 3 проценттан кимен Татарстан радиоэлектроника заводлары кыйммәтле кәгазьләренә алыштыра. Бу хакта дәүләт корпорациясе җитәкчесе Сергей Чемезов Чаллыда узган “КАМАЗ” ГАҖ акционерларының еллык гомумҗыелышында белдерде.
Ул матбугат чараларында чыккан Чаллы автогигантының 6 процентка якын акцияләрен алмаштыру турындагы мәгълүматны кире какты.
“Ул 6 түгел, ә 3 проценттан кимрәк акция. Безгә радиоприборлар җитештерү белән бәйле ике предприятие акцияләр пакетын алырга кирәк иде. Алар безнең “Радиоэлектрон технологияләр концернына керәчәк. Тагын бер электротехника предприятиесе безнең холдингларның берсенә керәчәк”, - дип аңлатма бирде Сергей Чемезов.
- Килешү якын арада бәяләнәчәк.
“КАМАЗ”ның бары тик 3 процент чамасы акциясен генә алмаштырабыз”, - диде “Ростех” җитәкчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз