news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Челтәрдә Антальяда сәүдә-сәнәгать палатасы янындагы шартлау урыныннан видео пәйда булган

Шәһәр мэры Мендерес Тюрель шартлау аркасында 10лап кешенең зыян күргәнен әйткән.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Интернетта Анталья сәүдә-сәнәгать палатасы янындагы парковкадагы шартлауның беренче видеолары урнаштырылган.

Искәртәбез: бүген Антальяда сәүдә-сәнәгать палатасы янындагы парковкада машина шартлаган иде.

Шәһәр мэры Мендерес Тюрель шартлау аркасында 10лап кешенең зыян күргәнен әйткән. Моннан тыш, ул шартлауның теракт яки авария булуы турында нәтиҗәләр ясарга иртәрәк булуын да өстәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot