Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Челтәр компаниясе һәм «Ростелеком» «акыллы счетчиклар» буенча килешү имзалады
Килешүгә Биектау авылында Идел буе электр челтәрләренең яңа административ-җитештерү базасын ачу тантанасында кул куелды.
(Биектау, 28 декабрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Челтәр компаниясе һәм «Ростелеком» Биектау авылында Идел буе электр челтәрләренең яңа административ-җитештерү базасын ачу тантанасында «акыллы счетчиклар» буенча килешү имзалады. Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Әлеге проект 2025 елга кадәрге чорда электр энергиясе белән тәэмин итүне онлайн режимында даими контрольдә тоту хисабына миллиардлаган сум акчаны янга калдырырга тиеш.
Проект инициаторлары сүзләренчә, «акыллы счетчиклар» тәүлек әйләнәсе интернетка тоташкан булачак. Бу исә реаль вакыт режимында электр челтәренә законсыз төстә тоташу очракларын һәм электр энергиясе белән тәэмин итүдәге тоткарлыкларны контрольдә тотарга мөмкинлек бирәчәк, шулай ук шундый приборлар куелган йорт хуҗаларын ай саен кулланылган электр энергиясе турында мәгълүматлар җыю ихтыяҗыннан коткарачак.
Килешү буенча эшләр 2019 елның гыйнварында башланып, ел буе дәвам итәр дип көтелә. Эшләр бөтен Татарстан буенча диярлек төбәк район электр челтәрләре гамәлдә булган зоналарда алып барылачак. Үзгәрешләр Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән һәм Югары Осланга кагылачак.
Югарыда санап үтелгән шәһәрләрдән тыш, электр энергиясе «саркып югала» торган Татарстанның тагын 400 торак пункты ачыкланган. Аларда яңа буын «акыллы» счетчиклар барлыкка килергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз