news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Челны” хоккей клубы җитәкчелеге һәм уенчылары җанатарлар белән очрашты

“Челны” хоккей клубы җитәкчелеге һәм уенчылары җанатарлар белән очрашты

(Чаллы, 18 апрель, “Татар-информ”, Айрат Башкуров). Автошәһәрнең Боз сараенда “Челны” хоккей клубы җитәкчелеге һәм уенчылары 2006/2007 еллар сезоны ябылу уңаеннан җанатарлар белән очрашты. Очрашуга клубка чын күңелдән бирелгән 600гә якын җанатар һәм фанатлар килгән иде.

“Челны” хоккей клубы президенты Игорь Крюков сүзләренчә, хоккейчылар алдында быелгы сезонда куелган бурыч тулысынча үтәлгән. Алдагы сезонда төп максат – турнир таблицасының беренче баскычында югары лигага чыгу. “Нибары өч ел элек оешкан команда өчен бронза медаль яулау – бик тә яхшы нәтиҗә”, - дип ассызыклады “Челны” хоккей клубының баш тренеры Айдар Мусакаев. Автошәһәр хоккейчыларының остазы шулай ук шәһәр мэры Илдар Халиковка, клубның генераль директоры Владимир Кобега, җанатарларга һәм гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә рәхмәт белдерде.

Очрашуда җанатарлар арасында үткәрелгән тавыш бирүгә нәтиҗәләр дә ясалды. Аларның фикеренчә, Андрей Ногин, Руслан Ризаев һәм Илгиз Мәүҗетов иң яхшы уенчылар булып танылды. “Гол+пас” системасы буенча Сергей Зининга тиңнәр булмады. Андрей Ногин – иң яхшы бомбардир, Камил Галимов иң яхшы һөҗүмче дип табылды. Аларның барысы да клубның президенты һәм баш тренеры исеменнән Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Моннан тыш, Семен Хохряков, Евгений Сунцов, Сергей Налисин, Алексей Лозин, Игорь Емельянов һәм Илгиз Мәүҗетовка Мактау грамоталары тапшырылды. Чаллыда хоккей үсешенә үзләреннән өлеш керткәннәре һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен шәһәрнең гаммәви мәгълүмат чаралары Рәхмәт хатларына лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot