news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чехия татарлары Сабантуйга әзерләнә

6 июнь көнне Чехия татарлары Сабантуйны бәйрәм итәчәк. Ул елдагыча күл буенда урнашкан Выжловка авылында уза

(Прага, 5 июнь, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). 6 июнь көнне Чехия татарлары Сабантуйны бәйрәм итәчәк. Ул елдагыча күл буенда урнашкан Выжловка авылында уза.
Әлеге бәйрәмне оештыруга ел саен һәвәскәрләр алына. Алар арасында Прагада урнашкан “Азатлык” радиосының татар-башкорт редакциясе хезмәткәрләре, Чехиядәге Татарстан вәкиллеге һәм эшмәкәрләр бар.
Гомумән, бүгенге көндә Чехиядә йөзгә якын татар яши дип исәпләнә. Үзләренең беренче Сабан туен алар 2003 елда уздырды. Һәм шуннан бирле бу матур гадәткә әйләнде.
Анда Прага, Теплица, Брно һәм башка шәһәрләрдә яшәүче милләттәшләребездән тыш, чех, казакъ, үзбәк, урыс халыклары да килә.
Сабан туенда аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка куеп йөгерү, чүлмәк вату, кул көрәштерү, капчык белән сугышу, кашык белән су ташу, көрәш кебек бу бәйрәмгә хас уеннар һәм ярышлар каралган.
Шулай ук Сабан туенда милли ризыклар белән чәй эчү, аралашу, биюләр, уеннар булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot