news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чехия татарлары чираттагы Сабантуйда тарихи тамырларын тапты

Бәйрәмне Татарстанның Чехия һәм Словакия республикаларындагы даими вәкиллегенең актив катнашында “Азатлык” радиосының татар–башкорт редакциясе хезмәткәрләре оештырды

(Прага, 9 июнь, “Татар–информ”, Индира Биктимерова). Милли бәйрәм Выжловка күле янындагы яшел аланда узды, анда Чехиянең барлык төбәкләреннән 120 дән артык кеше җыелды.
Быел икътисади кризис аркасында бәйрәмгә Казан артистлары килә алмаса да, бу Сабантуйның ямен җибәрмәде һәм ул гаилә бәйрәменә әверелде. Анда җирле татарлар гына түгел, чехлар, шулай ук башка милләт вәкилләре дә катнашты.
Сабантуйда Долни Вилемовице авылынннан үзенчәлекле кунаклар да бар иде. Алар быелның июль аенда “Татар эзләре буйлап” дигән акция үткәрергә әзерләнә. Йитка Боучкова авылы старостасы (хакимият башлыгы) Долни Вилемовице авылының борынгы татарлар белән бәйләнешен аңлатучы риваять сөйләде.
Әлеге авылдан килгән кунаклар Сабантуйда Казан татарларының фольклор традицияләре белән танышты. Бәйрәмдә күп кенә конкурслар, ярышлар үткәрелде. Алар арасында капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, аркан тартышу һәм башкаларны атап үтәргә мөмкин.
Бәйрәмдә кош теле, чәкчәк, бәлеш, өчпочмак кебек татар халкының милли ашларыннан да авыз итәргә мөмкин иде.
Бәйрәм соңында Сабантуйда катнашучылар халык җырларын башкарды, туйганчы биеде.
Башка төбәкләрдәге кебек үк, Прагада узган Сабантуй җирле татарлар һәм башка милләт вәкилләре өчен аралашу һәм танышу урынына әверелде.
Бәйрәмне Татарстанның Чехия һәм Словакия республикаларындагы даими вәкиллегенең актив катнашында “Азатлык” радиосының татар–башкорт редакциясе хезмәткәрләре оештырды.
Хәзерге вакытта татар активистлары 18 июльдә Долни Вилемовице авылында узачак “Татар эзләре буйлап” дигән бәйрәмгә әзерләнә.


news_right_1
news_right_2
news_bot