Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чехия президенты Рөстәм Миңнехановка Казанга килергә вәгъдә итте
Президентлар Чехиядә Милош Земан резиденциясендә очрашты.
(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Чехия Президенты Милош Земан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Россиягә сәфәре кысаларында Казанга килергә вәгъдә итте. Бу турыда Милош Земан Прагада Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда әйтте.
«Хөрмәтле Президент әфәнде, минем, чыннан да, Казанда, Татарстанда буласым килә. Бөтен кеше алдында Россиягә сәфәрем кысаларында Казанга килергә вәгъдә итәм», – диде Милош Земан.

Чехия Президенты 2017 елның ноябрендә Казанда, Мәскәүдә һәм Екатеринбургта булырга планлаштырган булган.

- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасында эш сәфәрендә. Бүген республика җитәкчесе сөйләшүләр алып барды, икътисади, сәнәгый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Чехия хөкүмәтара комиссиясе утырышында, шулай ук ике илнең эшлекле даирәләре катнашында бизнес-форумда катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз