Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чехия һәм Германия цифрлы җитештерү тәҗрибәсен Татарстан белән уртаклашачак
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың цифрлы машина төзелеше кластеры буенча эшче төркем төзелүен хәбәр итте.
(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”, Диана Авакян). Татарстанның цифрлы машина төзелеше кластеры буенча Чехия һәм Германия белән уртак эшче төркем төзеләчәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан машина төзелеше предприятиеләренең “Предприятиеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру. Җитештерүне цифрлы трансформацияләү” координацион совет утырышында хәбәр итте.
“Безнең партнерлар (Германия һәм Чехия — иск. Т-и) цифрлаштыру буенча зур тәҗрибәгә ия. Без тулы бер программа булдырабыз, эшче төркем төзү турында карар кабул итәбез һәм ул безнең машина төзелеше предприятиеләренә, тәҗрибә алышу һәм белгечләр әзерләүдә ярдәм итәчәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Әлеге эштә Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы кураторлык итәчәк, дип өстәде республика башлыгы. "Тулы канлы цифрлы җитештерү компанияләргә продукция сыйфатын арттырырга һәм җитештерү чыгымнарын киметергә ярдәм итәчәк", - диде ул.
“Эш, нигездә, зур предприятиеләрдә бара. Әмма аларның темпы әлегә җитәрлек түгел. Күпчелек предприятиеләр цифрлаштыруның максаты һәм бурычлары турында аңламый. Тормышка ашырылган проектлар аз. Бу өлкәдә белгечләр юк”, - диде Рөстәм Миңнеханов
Татарстан машина төзелешенә сәнәгать өлкәсенең 20 проценттан артыгы туры килә, дип өстәде Президент. Узган ел 522 млрд сумлык продукция эшләнгән. Рөстәм Миңнеханов быел да тармак темпларны саклар дигән ышаныч белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз